news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус белән авырган кешеләргә вакцинация кирәкме икәне билгеле

Коронавирустан соң терелгән кешеләрнең иммунитетны киметү тизлеге индивидуаль, дип аңлатты вирусолог.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирустан соң терелгән кешенең тотрыклы иммунитеты формалашса, аңа вакцинация кирәк булмаячак. Бу хакта «Вектор» Вирусология һәм биотехнология фәнни үзәге генераль директоры Ринат Максютовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Чирләүчеләрнең барысының да иммунитетны киметү тизлеге төрле.

«Шуңа күрә Covid-19 авырган кешеләргә вакцинация кирәк булачак дигән сүз дөрес түгел дип саныйм. Иммунитет күчерелгән чирдән соң формалаша торган очраклар да бар», — дип аңлатты ул.

Аның фикеренчә, кайбер кешеләрнең иммунитеты озак елларга сакланачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot