news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим коронавирус белән авыручы пациентлар өчен яңа куркыныч янавы хакында кисәтте

Тикшеренүдән күренгәнчә, микоз еш кына бактериаль инфекцияне тулыландыра.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы, реанимация һәм интенсив терапия бүлекләрендә дәваланучы пациентларның үпкәсен гөмбәчек инфекциясе дә зарарларга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы тикшеренүчеләрнең халыкара коллективы эшенә сылтама белән хәбәр итә.

Еш кына микоз нәтиҗәсендә үсеш алган пневмония кешенең иммунитеты кимү һәм инфекциянең авыр формасы вакытында билгеләнә торган препаратлар (тоцилизумаб, дексаметазон һ.б.) кабул итү фонында барлыкка килә.

Гөмбәчек инфекциясен еш кына бактериаль инфекция тулыландыра. Әйтик, кешедә башта бактериаль өзлегүләр барлыкка килә, аны антибиотиклар белән дәвалыйлар, әмма шунда ук инвазив микозлар килеп кушыла.

Вирусолог яңа коронавирус белән бер тапкыр авырган пациентларга вакцинация үтәргә кирәкме-юкмы икәнлеген аңлаткан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100