news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ОРВИ буенча күпьеллык күрсәткечләр 1,7 тапкыр арткан

Автошәһәрдә узган атнада кискен респиратор вирус инфекцияләренең 5 мең 238 очрагы ачыкланган.

(Чаллы, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллыда узган атнада ОРВИ буенча күпьеллык күрсәткечләр 1,7 тапкыр арткан. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге хәбәр итә.

Автошәһәрдә җиде көн эчендә көчле респиратор вирус инфекцияләренең 5 238 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта грипп очраклары теркәлмәгән.

Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 98,1 авыру туры килә. Авырулар саны күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 1,7 тапкыр артыграк. Узган атна белән чагыштырганда чирләгән кешеләр саны 15 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot