Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тагын 176 кеше коронавирус йоктырган
40 кеше хастаханәдә, 136 кеше өйдә дәвалана.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавиурсның 176 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше вирусны республикадан читтә, калганнары аралашу юлы белән йоктырган.
«40 кеше хастаханәдә, 136 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Авыручыларның иң күбе (108 кеше) Казанда булган. Чаллыда 28, Түбән Кама районында 10 кеше авырган. Лаеш һәм Тукай районнарында дүртәр, Биектау, Лениногорск районнарында өчәр, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм Минзәлә районнарында икешәр очрак теркәлгән.
Алексеевск, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарында берешәр кеше вирус йоктырган.
Пандемия башланганнан бирле республикада 30 592 кеше ковид белән авырган, 25,2 мең кеше дәваланып беткән. 1,5 млн кеше вакцинация узган.
Республиканың Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйткәнчә, көненә 30 мең прививка ясату темпын саклап калган очракта, декабрьгә план үтәләчәк.
Илдә эпидемиология вазгыяте начарлану аркасында, Россия Президенты Владимир Путин карары белән бүгеннән башлап эшләми торган атна башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз