news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның яңа штаммының ике очрагы ачыкланган

Белгеч әйткәнчә, коронавирусның AY.4.2 төре — дельта линиясенең бер тармагы.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирусның AY.4.2 дип аталган яңа төрен йоктыруның ике очрагы теркәлгән.

«Моны Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институтындагы коллегаларыбыз ачыклады. Чыннан да, алар бу штаммны Татарстанда алынган үрнәкләрдә (Казан һәм Байлар Сабасы авылы) тапты. Бу мәгълүмат халыкара белешмәләр базасына кертелде», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Роспотребнадзор Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының кеше авыруларын диагностикалауның яңа методларын эшләүнең фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов.

Камил Хафизов әйткәнчә, коронавирусның AY.4.2 төре — дельта линиясенең бер тармагы.

«Әлегә Бөек Британиядән алынган мәгълүмат шактый каршылыклы. Анда әлеге штамм арта, бу аның йогышлырак икәнен читләтеп булса да күрсәтергә мөмкин. Башка илләрдә бу берән-сәрән очраклар — аның куркынычрак яки начаррак булуын алдан әйтеп булмый», — диде ул.

Яңа төрдән саклану чаралары шул ук: вакцинация, битлек кию, социаль дистанция саклау.

Фәнни төркем җитәкчесе әлегә Татарстанда теркәлгән яңа штаммнарны сирәк очраклар дип атады. Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтында көн саен яңа үрнәкләр тикшерелә.

Татарстаннан тыш, тагын Мәскәүдә өч очрак теркәлгән. Агентлык әңгәмәдәше әйткәнчә, яңа штамм йоктырган кешеләр авырганчы Россиядән һәм өлкәдән читкә чыгып йөрмәгән. Спикер яңа коронавирус штаммы йоктырган татарстанлыларның Россиядән читкә чыгуы турындагы мәгълүматка ия булмавын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100