Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган
Республикада бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 15 кеше терелгән.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 46 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, Татарстан Республикасында коронавирус йоктырган кешеләрнең гомуми саны 8 374кә җитте», — дип хәбәр итте спикер.
Республикада бер тәүлек эчендә коронавируска 7372 тапкыр ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән аралашкан 1175 кеше табиблар күзәтүендә кала.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада бер тәүлек эчендә 15 кешенең коронавирустан терелүен искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз