news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе үз вазифасыннан китте

Венера Рәшит кызы әлеге вазифаны 2015 елдан бирле башкарган.

Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе үз вазифасыннан китте
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, яшәү урынын үзгәртү сәбәпле, үз эшеннән китте. Айдар Метшин аңа сәламәтлек тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Венера Рәшит кызы әлеге вазифаны 2015 елдан бирле башкарган.

«Хезмәтегез һәм ихлас мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез», — диде Айдар Метшин.

Венера Рәхимова медицинада үз юлын 1998 елда участок терапевты булып башлый. 2014 елда аны район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары итеп билгелиләр һәм ул 2нче яңа хастаханәне төзекләндерү буенча зур эш башкара, аны җиһазлау белән шөгыльләнә һәм мәгълүмати технологияләр — электрон документ әйләнеше, электрон амбулатория картасын кертә.

Венера Рәхимованы 2015 елда Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул барлык медицина оешмаларын заманча диагностика һәм дәвалау җиһазлары белән тәэмин итү өчен тырышты.

Ул эшләгән елларда Түбән Кама районы муниципаль учреждениеләр рейтингында алдынгы урыннарда торды, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100