news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр коронавирусның гадәти булмаган симптомын атады

Кайсыбер пациентларның аяк табаны, аяк бармаклары кызару һәм шешү күзәтелгән.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Халыкара дерматология берләшмәләре лигасы һәм Америка дерматология академиясе галимнәре ачыклаганча, яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырганда ютәл, температура күтәрелү һәм ис сизмәү рәвешендәге типик симптомнар гына түгел, аяк бармакларының ялкынсынуы да булырга мөмкин. Бу хакта The Telegraph газетасы хәбәр итә.

Галимнәр китергән мәгълүматлар буенча, күп кенә пациентларның аяк табаны, аяк бармаклары кызарган һәм шешеп чыккан. Әлеге күренеш 1-4 атна дәвам иткән. Кайбер пациентларда исә бу симптом берничә ай дәвамында сакланган.

Галимнәр хәзер коронавирусның әлеге симптомы нәрсә белән бәйле икәнлеген ачыкларга җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot