Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тагын 61 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда 30 сентябрьгә Covid-19 йоктыручыларның барлыгы 27 060 очрагы теркәлгән.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыручыларның тагын 61 очрагы теркәлгән, авыру барысына да контактлы юл белән йоккан.
ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 20 кеше хастаханәгә салынган, 41 кеше өендә дәвалана.
Казанда — 27, Чаллыда — 14, Лаеш һәм Тукай районында 4 очрак, Түбән Камада — 3, Әгерҗе һәм Алабугада — 2, Актаныш, Зәй, Лениногорск, Менделеевск, Чистай районнарында вирус йоктыруның берәр очрагы теркәлгән.
Татарстанда 30 сентябрьгә Covid-19 йоктыручыларның барлыгы 27 060 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан барлыгы 23 246 кеше сәламәтләнгән, шуларның 55е — үткән тәүлектә.
Барлыгы 1 083 377 татарстанлы вакцинация узган (үсеш — 1 653), шуларның 953 96е вакцинаның икенче дозасын да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз