news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог көзен иммунитетны ныгыту чараларын әйтте

Анатолий Альтштейн сүзләренчә, сәламәт яшәү рәвеше дигәндә, һичшиксез, саф һавада йөрү һәм физик күнегүләр ясау күздә тотыла.

(Казан, 30 сентябрь,«Татар-информ»). Көз көне, организм инфекцияләргә аеруча бирешүчән булганда, шактый гади чаралар иммунитетны ныгытырга мөмкин. Бу хакта вирусолог, медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейн сөйләде, дип хәбәр итә RТ.

«Эпидемиягә каршы чараларны җентекләп үтәргә, кеше күп булган урыннарда битлекләрдән файдаланырга, дистанция сакларга, кулларны ешрак юарга, аларны дезинфекцияли торган сыеклык белән эшкәртергә кирәклеген истә тотарга кирәк... » – дип искәртә белгеч.

Шул ук вакытта Альтштейн сәламәт яшәү рәвеше алып бару саф һавада йөрү һәм физик күнегүләр ясауны күздә тота, дип белдерә. Моннан тыш чыныгу, тулы кыйммәтле туклану, яхшы йокы һәм алкоголь кулланудан баш тарту файдалы.

Вирусолог D витамины куллануның мөһимлеге турында да искә төшерде. Кайбер галимнәр фикеренчә, ул организмның Covid-19 коронавирусына каршы тотрыклылыгын арттырырга мөмкин.

«Дөрес яшәү рәвеше һәм эпидемиягә каршы чараларны үтәү коронавируска каршы гына түгел, сулыш юлларындагы вирусларга да каршы торырга ярдәм итә», – дип нәтиҗә ясый Анатолий Альтштейн. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100