news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 49 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25,4 мең очрагы теркәлгән.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«22 кеше хастаханәгә озатылган, 27 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 23, Чаллыда – 14, Зәй һәм Лаеш районнарында – икешәр, Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25,4 мең очрагы теркәлгән, 22,2 мең кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100