Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирусның 28 очрагы теркәлгән, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанга туры килә – 13 кеше.
(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясенең 28 яңа очрагы ачыкланган, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итә.
«7 кеше хастаханәгә озатылган, 21е өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (10 кеше) һәм 60-70 яшь (8 кеше) аралыгында теркәлгән. 70-80 яшь аралыгында һәм 90 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә берәр кеше ачыкланган.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанга (13 кеше), ә районнар буенча Сабага (дүрт кеше) туры килә.
Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6481 очрагы теркәлгән, 5297 кеше (шуларның 39ы – узган тәүлектә) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз