news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшүсмерләргә коронавирустан прививка ясый башлаганнар

Мәскәү табибы сүзләренчә, икенче һәм өченче дулкын балаларның ковидтан шактый көчле авыруын күрсәткән.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиядә яшүсмерләргә коронавирустан вакцинация башланган.

KazanSummit-2021 форумында З. Башляева исемендәге Балалар шәһәр клиник хастаханәсе баш табибының инфекцияләр буенча урынбасары Эльмира Сәмитова ковидның балаларга да кагылганы турында сөйләде.

«Беренче дулкында балалар җиңел һәм симптомсыз авырый дисәк, икенче дулкын балалар шактый нык авырганын күрсәтте, өченче дулкында да шул хәл. Балаларда вирус 10 көннән артык саклана. Аларның бронх-үпкә системасы, ашказан-эчәк тракты, үзәк нерв системасы да какшый. Пневмонияле балалар да каты авырганын ачыкладык», — диде табиб.

Аның сүзләренчә, коронавирус ачыкланган 134 мең баланың яртысы симптомсыз авырган, 4 проценты Мәскәү стационарларына яткырылган. «Нигездә, бу 7-14 яшьтәге авырулар. Кайбер балаларга антиковид плазмасы кертелде, шуның нәтиҗәсендә генә ковид белән көрәшә алдык. Балаларда ковидны дәвалау беркетмәсе әзерләнде», — диде Эльмира Сәмитова.

Табиб яшүсмерләргә дә вакцина ясала башлаганын әйтте. «Алар икенче компонентын алды. Балалар прививканы яхшы кичерде. Берәр чире булган балалар ковидны авыррак кичерә, шуңа күрә аларга, беренче чиратта, привика ясалырга тиеш», — дип кисәтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100