news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Ковидның дельта-штаммы йоккан очракта авыру озакка сузыла

Россиядә Covid-19 инфекциясеннән күмәк вакцинация кампаниясе дәвам итә.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусының дельта-штаммын йоктырганда авыру озакка сузыла, ә инкубация чоры, киресенчә, кыскара.

«Яңа штамм инкубация чоры срогына төзәтмә кертте — ул кыскарды, ә авыру, киресенчә, озакка сузыла, чөнки инфекция авыр уза», — диде Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов.

«Яңа штамм инкубация чоры вакытына кайбер төзәтмәләрне кертте — ул кыскарак булды, ә авыруның дәвамлылыгы, киресенчә, арткан, чөнки инфекция авыррак уза», — дип галим сүзләрен китерә РИА Новости.

Шуның белән бергә, «дельта» штаммын йоктырганда, патогенның башка штаммнары кебек үк, авыруның авырлыгы вирус йөкләнешенә һәм иммунитет халәте белән билгеләнә, дип ачыклык кертте Горелов.

Моннан тыш, тикшеренүче авырудан саклану өчен коронавирустан үз вакытында вакцинация узуның мөһимлеген искәртте.

Россиядә Covid-19 инфекциясеннән күмәк вакцинация кампаниясе дәвам итә. Россия Президенты Владимир Путин да гражданнарны ковидтан прививка ясатырга өндәде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100