Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр коронавируска иң нәтиҗәле антитәнчекләр уйлап тапкан
Эксперимент вакытында тикшеренүчеләр өч ламаны иммунизацияләгән, аларда мини-антитәнчекләр барлыкка килгән.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Германиянең Геттинген шәһәре университеты галимнәре SARS-CoV-таралуны булдырмау өчен нанотәнчекләр уйлап тапкан.
The ECMBO Journal басмасындагы тикшеренүләр нәтиҗәләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, яңа мини-антитәнчекләр коронавирусның рецептор-бәйләүче доменын нейтральләштерү юлы белән блоклый: алар патогенга кушыла һәм йоктыруны булдырмый кала.
Эксперимент вакытында тикшеренүчеләр өч ламаны иммунизацияләгән, аларда мини-антитәнчекләр барлыкка килгән. Аннары, аксымлы кушылмаларны аерып алу өчен, хайваннардан кан үрнәкләре алганнар. Алардан галимнәр 45 иң нәтиҗәле молекуланы сайлап алган һәм SARS-CoV-2 нейтральләштерү нәтиҗәлелегенә нанотәнчекләрне тикшергән.
Организмнан иммун аксымнарын алу механизмын өйрәнеп, тикшеренүчеләр берничә молекуладан катлаулы структура булдырган. «Триада» S-аксымның өч рецептор-тоташтыручы доменнары симметриясенә туры килә, ул иреккә чыга алмый. Шул рәвешле, вирусны нейтральләштерүнең нәтиҗәлелеге 30 мең тапкырга арткан.
Галимнәр уңышлы сынау булган очракта, нанотәнчекләрне зур күләмдә җитештерергә мөмкин булыр дип өметләнә. Бу, көтелгәнчә, коронавирус инфекциясенә каршы препаратларга дөньякүләм ихтыяҗны канәгатьләндерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз