news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында чит илгә чыгуны кичектереп торырга киңәш иттеләр

Чил илләрдәге санитар-эпидемиологик вазгыять бездәгедән аерылырга мөмкин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында чит илгә чыгуны кичектереп торырга киңәш иттеләр

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстанлыларга үз ялларын планлаштырган вакытта эчке туризмны сайларга киңәш иттеләр. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Әгәр сез чыннан да туган ягыгыздан читкә китәргә уйлагансыз икән, иминият түләүләренең суммасына күз салырга кирәк. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, коронавирусның авыр очракларын дәвалау (моңа реанимация ярдәме, үпкәләрне ясалма җилләндерү - ИВЛ-аппаратларына тоташтыру һәм экстракорпораль мембрана оксигенациясе керә) АКШта бер очрак өчен 1,2 миллион долларга җитүе мөмкин. Стандарт иминият түләүләренең моны каплый алмавы ихтимал, бу исә пациент өчен дә, аның туганнары өчен дә гаять зур проблемаларга китерәчәк», - дип искәртте Абашев.

«Шунлыктан эчке туризмга йөз тотарга кирәк. Без чыннан да чит илләргә чыгуны кичектереп торырга киңәш итәбез, чөнки боларның барысы да җиңеп чыга алмаслык проблемага әверелергә мөмкин», - дип сүзен йомгаклады спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100