news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хастаханәләрендә ИВЛ-аппаратларына тоташтырылган 40 кеше бар

Республика стационарларында «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган 495 кеше дәвалана.

Татарстан хастаханәләрендә ИВЛ-аппаратларына тоташтырылган 40 кеше бар

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан хастаханәләрендә үпкәләрне ясалма җилләндерү - ИВЛ-аппаратларына тоташтырылган 40 кеше бар. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бездә, шул исәптән коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча да, вазгыять тотрыклы. Бүгенге көндә республика стационарларында «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган 495 кеше дәвалана, шуларның 40ы үпкәләрне ясалма җилләндерү - ИВЛ-аппаратларына тоташтырылган», - диде Абашев.

Узган тәүлектә коронавирустан үлүчеләр теркәлмәде, дип искәртте спикер.

news_right_1
news_right_2
news_bot