news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин кызының коронавирустан вакцинацияне ничек кичерүен сөйләде

Владимир Путинның якыннары да коронавирус белән авырган.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин кызының COVID-19 тан вакцинацияне ничек кичерүен сөйләде, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Бүген туры элемтә вакытында Президент сөйләвенчә, вакцинациядән соң аның кызының тән температурасы 37,5 градуска кадәр күтәрелгән, калган барысы да яхшы булган.

«Илебездә бик танылган кешеләр дә прививкадан соң коронавирус белән авырдылар. Минем якын тирәмдәге кешеләр дә авырды, җиңелчә генә», — диде Путин.

Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән унсигезенче тапкыр туры линия уза.  Владимир Путин мәҗбүри вакцинацияне хупламавын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot