news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1129 пациент дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 41 кешегә Covid-19 диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«25 кеше хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова. Ул 30-50 яшьлекләр арасында 12 кешенең авыруын әйтте.

Авыручылар саны буенча элеккечә үк Казан алда бара, анда 26 кеше авырый. Арча, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында икешәр кешегә коронавирус диагнозы куелган.

Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 4555 очрагы ачыкланган. 3410 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 48 кеше узган тәүлектә терелгән. 1137 кеше дәвалана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100