news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирус аркасында бала тудыру сәләтен югалту куркынычы турында кисәтә

Covid-19 бигрәк тә ир-атларның репродуктив сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырган ир-атка баласызлык куркынычы яный. Журналистларга РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар һәм яшүсмерләр баш белгеч-гинекологы Елена Уварова шул турыда сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"<...>Covid белән бәйле рәвештә баласызлык проблемалары барлыкка килде, бигрәк тә ир-атларда», - дип искәртте белгеч.

Табиб сүзләренә караганда, Covid белән авырганнан соң, мәни сыйфаты 38 процентка кими. 

Шул ук вакытта Уварова грипп һәм чәчәк авыруы аркасында бала таба алмый торган булып калу куркынычын табиблар беркайчан да күзалламаган, тик балачакта колак арты бизе шешү (свинка) ир-атның репродуктив сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавы мәгълүм, дип өстәде.

Хәер, соңрак популяр табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Евгений Комаровский әйтүенчә, тикшерелмәгән мәгълүмат аркасында, коронавирус авыруыннан соң бала булмауның реаль куркынычына караганда кискен психоз белән очрашу ихтималы күпкә югарырак.

Элегрәк «Татар-информ» галимнәр Covid-19 инфекциясе белән зарарлану куркынычы генетик яктан бәйлелек белән карала, дип хәбәр иткән иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100