Түбән Кама районы имам-мөхтәсибен ковид-госпитальдән чыгардылар

Салих хәзрәт Ибраһимов табибларның хастаханә пациентларына игътибарлы һәм сабыр булуларын, эшкә фидакарь карашларын билгеләп үтте.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов үзенең ике яклы пневмониядән терелүе турында хәбәр итте. «Кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек» дигән постны ул Instagram битендә бастырган.

Салих хәзрәт Ибраһимов табибларның хастаханә пациентларына игътибарлы һәм сабыр булуларын, эшкә фидакарь карашын билгеләп үтте. «Теләсә нинди гозергә һәм төнге саташуларга җавап бирәләр. Аеруча авыр пациентларга игътибар һәм ярдәмлеләр. Ярдәм сорап кычкыручыга йөгереп диярлек баралар. Сабырсызларга һәм тынычлана алмаганнарга сабырлык терәге булып торалар. Көне буе аякта, төннәр буе постта», — ди ул.

«Һәр авыру өчен күңелнең нечкә кылларын табалар… Йөзләре дә күренми… Ак тыгыз саклагыч костюмнарга төренгәннәр, исемнәре генә фломастер белән язылган: «Ләйсән», «Олеся», «Марина», «Регина», «Анастасия», «Фәрештә»… — дип язган ул социаль челтәрдәге үз битендә (авторның орфографиясе һәм пунктуациясе монда һәм алга таба да сакланган — Т-и иск).

Имам-мөхтәсиб Түбән Кама шәһәренең Ахтүбә урамында урнашкан ковид-госпитальдә ун көн ята. Госпитальдәге бу көннәр имамның йөрәгендә дулкынландыргыч тәэсирләр калдырган.

«Госпитальдә яткан бу көннәр минем йөрәгемдә. Түбән Кама табиблары һәм медицина хезмәткәрләренә карата иң дулкынландыргыч, җылы тәэсирләр һәм горурлык хисе калдырды. Аллаһы Тәгалә сезне һәм сезнең гаиләләрегезне сакласын!» — дип теләкләрен белдергән Салих хәзрәт Ибраһимов.

Социаль челтәрдәге язылучылары имамга шулай ук сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләрен җиткергән.