news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Садыйков медицина ярдәме турында Конституциягә кертеләчәк төзәтмәнең мөһимлеген әйтте

Халыкның сәламәтлеген саклау һәм гомер озынлыгын арттыру — Россия дәүләтенең әһәмиятле бурычлары.

Садыйков медицина ярдәме турында Конституциягә кертеләчәк төзәтмәнең мөһимлеген әйтте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «үтемле медицина ярдәме» төшенчәсенең ни өчен РФ Конституциясе дәрәҗәсендә ныгытылырга тиешлеген аңлатты. Үз фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында әйтте.

«Медицина ярдәменең һәркем өчен үтемле һәм үз вакытында булырга тиешлегендә бернинди дә шик юк. „үтемле медицина ярдәме“ төшенчәсен Россия Конституциясенә кертү гражданнар хокукларын яклауның өстәмә гарантиясе булачак», — диде республика сәламәтлек саклау министры.

Марат Садыйков фикеренчә, халыкның сәламәтлеген саклау һәм гомер озынлыгын арттыру — Россия дәүләтенең әһәмиятле бурычлары. Моңа ирешү өчен Россия халкында сәламәтлеккә карата җаваплы мөнәсәбәт булдырырга кирәк.

«Россия Конституциясендә җәмгыятьнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга шартлар тудыру, гражданнарда сәламәтлек саклау культурасын һәм сәламәтлеккә җаваплы мөнәсәбәт булдыру өстенлеген кертүне мөһим төзәтмә дип саныйм.

Кисәтеп була торган үлем очракларын киметү һәм авыруларны башлангыч этапларда ачыклау — халыкның гомер озынлыгын арттыруда әһәмиятле момент», — диде Марат Садыйков.

Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин 1 июльне Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү көне дип игълан иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100