news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирус йоктыру мөмкинлеген генетика белән бәйле дип аңлатты

Каннары икенче төркемгә караган кешеләр коронавируска иң нык бирешүчән дип санала.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктыру куркынычы, шулай ук авыруның катлаулы формада узуы кешенең генетикасына бәйле. Бу хакта Белгород дәүләт илкүләм тикшеренү университеты профессоры, кешенең молекуляр генетикасы лабораториясе җитәкчесе Михаил Чурносовка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Галим сөйләгәнчә, кешедәге авыруларының 90 проценты диярлек генетик табигатькә ия, һәм Cоvid-19 искәрмә түгел, чөнки кешеләрнең бер өлеше генетик факторлар белән бәйле рәвештә аңа сизгеррәк була.

Бу факторлар, әйтик, ангиотензинга үзгәртүче ферментларының эшләвен билгели, аның ярдәмендә организмда су-тоз балансы һәм нормаль артериаль кан басымы саклана. Бу ферментның эзләре кеше организмының барлык тукымаларында һәм канда табыла.

Моннан тыш, профессор каннары икенче төркемгә караган кешеләр коронавируска иң сизгер булып чыкты, дип өстәде. Бу аның «организмның төрле тышкы объектларга реакциясен билгели торган геннарның генетик маркеры булуы» белән бәйле. Шулай ук симерү, шикәр диабеты һәм башкалар патологияләре булган кешеләрдә авыру катлаулы формада була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100