news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган

14 кеше хастахәнәдә, калганнары өйләрендә дәвалана.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган. Бер очракта читтән кайтучы йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашкан. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«14 кеше хастаханәдә, 49 кеше өйләрендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — дип сөйләде Лилия Галимова.

Инфекция йоктыручылардан 23 кеше — 30-50 яшь, 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында.

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 42 очрагы Казанда, 8 очрагы Чаллыда, 3 очрагы Түбән Кама районында ачыкланган.

Узган тәүлектә 103 пациент терелгән. Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең барлыгы 3142 очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100