news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина Covid-19 белән белән авыручылар күп булган район һәм шәһәрләрне атады

Республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 100 мең кешегә 80,5 очрак тәшкил итә.

Патяшина Covid-19 белән белән авыручылар күп булган район һәм шәһәрләрне атады
архив/Рамиль Гали

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 15 муниципалитетта Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны республика дәрәҗәсеннән югарырак. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Республикада Covid-19 авыруы күрсәткече 100 мең кешегә 80,5 очрак тәшкил итә, дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы.

Марина Патяшина сүзләренчә, Апас (350,5), Әтнә (346,5), Чүпрәле (278,6), Теләче (240,2), Лаеш (214,6), Биектау (173,9), Питрәч (173,2), Арча (121,7), Саба (109,1), Балтач (105), Буа (102,9), Тәтеш (85,7) һәм Тукай (85,6) районнарында, шулай ук Казанда (124,7) һәм Чаллыда (86,7) күрсәткечләр республика дәрәҗәсеннән югарырак теркәлгән.

Иң түбән күрсәткечләр Бөгелмә (2), Актаныш (3,6), Зәй (4,1), Баулы (9,5) районнарында теркәлгән.

Роспотребнадзорның республика идарәсе башлыгы сүзләренчә, Coid-19 авырулары дәрәҗәсе республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак булган шәһәр һәм районнар белән  ведомство көчәйтелгән рәвештә эшли.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлек эчендә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 63 яңа очрагы ачыкланган. Шуларның берсе читтән кайткан кешедә, калганнары авыру кеше белән аралашкан кешеләрдә расланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100