news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытайда Ухань базары Covid-19 чыганагы булган дигән версияне кире кактылар

17 ноябрьдә Хубэй провинциясендә яшәүче 55 яшьлек кеше беренче инфекция йоктыручы, дип санала, диделәр ил хакимиятендә.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Кытайда Уханьдагы «Хуанань» азык-төлек базары коронавирус инфекциясе чыганагы булган дигән версияне кире кактылар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Башта без диңгез продуктлары базарын вирус белән зарарланган дип уйлаган идек, әмма хәзер базар корбан булып чыкты. Яңа коронавирус моңа кадәр үк булган», — дип сөйләде Кытайның авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәге директоры Гао Фу.

Daily Mail басмасы Кытай үзәгенә сылтама белән язганча, галимнәр Covid-19ның Кытай базарыннан тикшерелә торган хайваннар үрнәкләрендә йоктыруларын ачыкламаган. Димәк, сатып алучылар алардан инфекция йоктыра алмаган дигән сүз. Коронавирус беренче тапкыр ярканатларда барлыкка килгән һәм кешегә «арадаш хайван» аша бирелгән дигән генетик исбатлау булуын билгеләп үткән газета.

Хакимият беренче пациентны һәм аның йоктыру вакытын билгели алмады. Әмма алар 17 ноябрьдә Хубэй провинциясендә яшәүче 55 яшьлек кеше беренче инфекция йоктыручы, дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100