news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә эшләүче татар табибына дәрәҗәле исем бирелде

Гөлсирә Физюкованың медицина ярдәме күрсәткәндә югары профессионализмы һәм күпьеллык намуслы хезмәте билгеләп үтелә.

Ульяновск өлкәсендә эшләүче татар табибына  дәрәҗәле исем бирелде
http://emetul73.ru.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәре стоматология поликлиникасының баш табибы Гөлсирә Физюковага «Россия Федерациясенең атказанган табибы» исеме бирелде.

Президент Владимир Путин шул хактагы указга имза куйды. Әлеге документта медикның медицина ярдәме күрсәткәндә югары профессионализмы һәм күпьеллык намуслы хезмәте билгеләп үтелә. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Танылган табибны дәүләт бүләге алуы уңаеннан Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Русских котлады.

«Хөкүмәт исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сәламәтлек саклау тармагындагы казанышларыгыз өчен Сезгә рәхмәт сүзләре әйтәм. Сезнең күпьеллык хезмәтегез бик мөһим һәм зур әһәмияткә ия, без аны югары бәялибез. Сезнең коллегаларыгыз һәм рәхмәтле пациентларыгыз стоматология ярдәме үсешенә зур өлеш кертүегезне, профессиональлек сыйфатларыгызны һәм сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклавыгызны билгеләп үтәләр», — диде ул.

Сез яшь белгечләр өчен зирәк остаз да әле, бай тәҗрибәгез һәм тирән гыйлемегезне алар белән бик теләп бүлешәсез. Сезгә уңышлар һәм алдагы хезмәтегездә профессиональ казанышлар телим», — дигән Алексей Русских.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100