news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән

Иң күп очраклар Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Түбән Кама һәм Кукмара районнарында ачыкланган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән
Владимир Васильев

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 71 яңа очрагы теркәлгән, 28 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 43 кеше өендә дәвалана. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«5 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 66 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән», — дип искәртте Галимова.

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар арасында 21 кеше — 30-50 яшь аралыгында , 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында.

Иң күп очраклар Казанда (36 кеше), Чаллыда (11), Түбән Кама һәм Кукмара районнарында (дүртешәр) ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып 88 кеше терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot