news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус авыруының 37 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә республикада ковидның 19 385 очрагы теркәлгән.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 37 яңа очрагы теркәлгән. 1 кеше авыруны читтә иярткән, 36 кеше аралашу юлы белән йоктырган.

«14 пациент хастаханәдә, 23 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда 13, Чаллыда 5, Азнакай районында 8, Мамадыш һәм Түбән Кама районнарында икешәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Минзәлә районнарында берәр кеше авыру йоктырган.

Бүгенге көндә республикада коронавирус авыруының барлыгы 19 385 очрагы ачыкланган.

Барлыгы 16 176 кеше дәваланып терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 56 кеше терелгән.

129 764 кеше вакцина ясаткан (тәүлек эчендә үсеш — 2 821 кеше), аларның 87 768е икенче прививка алган.

Вакцинациягә язылуның берничә ысулы бар:

  •  Россия Федерациясендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү бердәм порталы (ЕПГУ).
  • Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы.
  • 122 бердәм номеры.
  • Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп.
  • Поликлиникага шалтыратып. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100