Алабугада узган атнада 200дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан

Прививка ясау кампаниясе вакытында Алабугада барлыгы 1762 кеше вакцина ясаткан.

(Алабуга, 30 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Узган атнада Алабугада тагын 200 дән артык кеше короновирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Бу турыда Алабуга районы үзәк хастаханәсендә хәбәр иттеләр.

Шулардан 96 кеше прививканың 1нче этабын ясатса, 105 кеше икенче тапкыр вакцинация үткән.

Прививка ясау кампаниясе вакытында барлыгы 1762 алабугалы вакциналаштырылды. Тагын 200 кеше прививка ясатуга чиратта тора.

Апрель аенда «Спутник V» вакциналарының яңа партиясе килүе көтелә һәм көненә 600 кешегә прививка ясау планлаштырыла.