news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның тагын 631 очрагы ачыкланган, шуларның 81е - балалар

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Татарстанда 48 167 кешедә «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган, 38 991 пациент терелгән.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны буенча чираттагы тапкыр максимум теркәлде. Узган 24 сәгатьтә вирус 631 кешедә расланган, шуларның 81е — 18 яшьтән кечерәк.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «65 кеше хастаханәгә озатылган, 566 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 292, Чаллыда — 118, Түбән Кама районында — 46, Чистай районында — 24, Яшел Үзән районында — 23, Нурлат районында — 21, Әлмәт һәм Биектау районнарында — унтугызар, Әлки һәм Буа районнарында — сигезәр, Яңа Чишмә һәм Зәй районнарында — алтышар, Актаныш, Балтач, Югары Ослан һәм Лаеш районнарында — бишәр, Лениногорск районында — дүрт, Алексеевск районында — өч, Менделеевск һәм Саба районнарында — икешәр, Арча, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып Татарстанда 48 167 кешедә «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган, 38 991 пациент терелгән. Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан бер кеше дә үлмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100