news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Омикрон» штаммын эләктергән кеше чирне берничә сәгатьтән соң башкаларга да йоктыра

Вирусның башка штаммнарына моның өчен өч-дүрт көн вакыт кирәк.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). «Омикрон» штаммын эләктергән кеше инфекцияне берничә сәгатьтән соң ук башкаларга да йоктыра. Шул ук вакытта, вирусның башка штаммнарына моның өчен өч-дүрт көн вакыт кирәк. «Вектор» вирусология һәм биотехнологияләр фәнни үзәгенең Екатеринбург филиалы җитәкчесе Александр Семенов «Россия 1» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.

«Иң начары шунда, бик тиз үрчү аркасында сез чирне йоктыру белән өч-дүрт көннән соң түгел, ә кичкә үк вирусны таратучыга әверелергә мөмкинсез», — дип искәртте белгеч.

Аның сүзләренчә, «омикрон» калган штаммнарга караганда организмнан тизрәк чыга да. Моның өчен җиде көнгә якын вакыт кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot