news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экспертлар Уханьдагы COVID-19 йоктырган тәүге пациентлар дәваланган хастаханәдә булды

Белгечләр Кытайның Ухань шәһәренә 14 гыйнварда килде, шуннан соң мәҗбүри 14 көнлек карантинга урнаштырылды.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). COVID-19 коронавирусының чыганагын ачыклау өчен Уханьга килгән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының халыкара экспертлар төркеме инфекцияне беренчеләрдән булып йоктырган пациентлар дәваланган шәһәр хастаханәсендә булды.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы делегациядә катнашучы Марион Купманска сылтама белән хәбәр итә.

«Әле генә йогышлы авыруларда махсуслашкан һәм Уханьдагы тәүге очракларны дәвалау өчен билгеләнгән Jinyintan Hospital хастаханәсендә булып кайттык. Биредәге хәлләр интенсив терапия бүлегендәге безнең табиблардан ишеткән вакыйгаларга бик тә охшаган», - дип язган ул Twitter социаль челтәрендә.

Хәзерге вакытта Кытайда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының халыкара экспертлар төркеме эшли, ул яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенең килеп чыгышын ачыклау белән шөгыльләнә. Белгечләр Кытайның Ухань шәһәренә 14 гыйнварда килде, шуннан соң мәҗбүри 14 көнлек карантинга урнаштырылды.

Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Чжао Лицзянь пәнҗешәмбе көнне хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының халыкара экспертлар төркеме инде карантиннан чыккан, алга таба алар Кытай ягы белән вирусның килеп чыгышын бергәләп ачыклау эшен дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100