news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аша һәм авырма: Россиядә коронавируска каршы йогырт рәвешендәге вакцина ясыйлар

Хәзерге вакытта продукт клиникага кадәр сынаулар стадиясен уза.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы йогырт рәвешендәге вакцина барлыкка килергә мөмкин.

«Известия» газетасы хәбәр иткәнчә, аны клиникага кадәр сынаулар быел төгәлләнер дип көтелә. Гадәти булмаган «препарат» Санкт-Петербургның «Персонализацияләнгән медицина үзәге»ндә әзерләнә.

«Хәзерге вакытта без клиникага кадәр сынаулар стадиясендә, ул быел төгәлләнер дип көтелә. Бу — ачы сөт продукты, пробиотик штаммы, без бу юнәлештә инде 20 елдан артык эшлибез, бездә җайга салынган технологияләр бар.

Алар патоген микроорганизмнарның геннары фрагментларын клонлаштырырга һәм файдалы штамм алырга мөмкинлек бирә, аны халык телендә кефир яки йогырт, оеткы дип атыйлар», — дип аңлатты Эксперименталь медицина институты директоры Александр Дмитриев.

Аның сүзләренчә, сынауларның алдагы, клиник стадиясен үтү өчен өстәмә финанслар кирәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә инде февраль аенда ук коронавируска каршы бер компонентлы «Спутник Лайт» вакцинасы барлыкка килергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100