news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табибларга Татарстан Хөкүмәте грантын арттырырга җыеналар

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов былтыр 128 грант бирелгәнен әйтте, барлыгы 946 грант тапшырылган.

Табибларга Татарстан Хөкүмәте грантын арттырырга җыеналар
архив/Султан Исхаков

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга эшкә килгән табибларга Татарстан Хөкүмәте грантын арттыру ниятләнә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтте.

«Татарстанга килүче табибларга торак шартларын җайлар өчен 500 мең сум грант бирелә. Нигездә, бу шушы районда социаль ипотека буенча фатир алу өчен. 2020 елда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы грантны 800 мең сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыгарга ниятли», — диде ул.

Илдар Фатыйхов былтыр 128 грант бирелгәнен әйтте. Барлыгы 946 грант тапшырылган. Ул өч ел дәвамында яшь белгечләргә өстәмә акчалар түләнүен, быел 462 яшь белгечкә дәүләт ярдәме бирелүен әйтте.

Министр урынбасары табиблар өчен арендалы торак булганын да искәртте. «Вакытлыча кулланышка бирелә торган фатирны муниципаль берәмлек башкарма комитеты һәм медицина учреждениесе кушылып финанслый. Табиб анда бушлай яши дигән сүз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100