news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар өчен социаль ипотека программасы шартлары үзгәрә

Быел 100 фатир төзү ниятләнә.

Табиблар өчен социаль ипотека программасы шартлары үзгәрә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Медицина хезмәткәрләре өчен социаль ипотека программасы шартлары үзгәрә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

Ул Социаль ипотека программасы буенча табибларга фатир бирүдә үзгәрешләр керүен әйтте. «Без республика җитәкчелегенә табибларга социаль ипотека буенча фатирны йомшаграк шартлар буенча бирү инициативасы белән чыктык. Өч еллык срокны көтмичә, фатир булса, шул ук елны бирүне килештердек», — диде. Быел 100 фатирдан башлауларын әйтте.

Илдар Фатыйхов, ике һәм аннан күбрәк ел эшләүче медицина хезәткәрләре социаль ипотека программасы буенча фатир алуга дәгъва кыла алуын искәртте. Казанда Республика клиник хастаханәсе янында йорт төзелүен, башка шәһәрләрдә дә табиблар өчен йортлар төзеләчәген белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100