news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Авырулар күпләп килсә, хастаханәләрдә өстәмә урыннар әзерләнәчәк

Коронавирус куркынычы булу сәбәпле, 1 февральдән Татарстандагы ике хастаханә эше үзгәртеп корылачак.

Марат Садыйков: Авырулар күпләп килсә, хастаханәләрдә өстәмә урыннар әзерләнәчәк
tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Авырулар күпләп килә башласа, Татарстан хастаханәләрендә өстәмә ятак урыннар әзерләнәчәк. Бүген ТР Министрлар Кабинетында Кытайдагы коронавирус белән бәйле вазгыять һәм Татарстанга коронавирус керүне кисәтү буенча уздырылган утырышта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

«Барыбыз да штатлы режимда эшлибез. Вирус ачыкланса, беренче этапта медицина ярдәме Казан һәм Яр Чаллыда Йогышлы авырулар клиник хастаханәләрдә күрсәтеләчәк. 1 февральдән, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы белән, ике хастаханә эшен үзгәртеп торачакбыз. Бу Тукай Үзәк хастаханәсе һәм Казанның 11 нче шәһәр хастаханәсе», — диде Садыйков.

Аның сүзләренчә, бүген Йогышлы авырулар хастаханәләрендә 919 ятак исәпләнә. «Кирәк булса, авырулар күпләп килә башласа, 68 медицина оешмасында өстәмә рәвештә 3 мең 831 ятак хәстәрләнәчәк. Ихтыяҗ туса, соматик стационарларда барлык реанимация ятаклары эшкә җигеләчәк. Авыр пневмония очракларында реанимациядә ятучы авыручылар өчен заманча аппаратлар кулланылачак», — диде министр.

Алар Республика Клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиник диагностика үзәге, Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә. «Татарстанның медицина оешмаларында ОРВИ һәм грипптан дәвалау өчен барлык кирәкле дару препаратлары, җиһазлар бар», — диде Марат Садыйков.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100