news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Кытайдан очып киләчәк самолет пассажирлары җентекләп тикшереләчәк

Самолет иртәнге унга Казанга кайтып җитә.

Иртәгә Кытайдан очып киләчәк самолет пассажирлары җентекләп тикшереләчәк
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казан аэропортында Татарстан табиблары һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре Кытайдан очып киләчәк рейс пассажирларын тикшерәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

«Иртәгә Кытай халык республикасыннан борт көтәбез. Роспотребнадзор белән барлык мәсьәләләрне уйлаштык, сораулар тумас дип уйлыйм. Штат режимында планлаштырыла», — диде министр. Самолет иртәнге 10 га киләчәген әйтте.

Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча, коронавирустан саклану чараларын координацияләү өчен, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә даими комиссия булдырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100