news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог «омикрон» белән госпитализацияләү очракларының ике тапкыр кимүен әйтте

Белгеч сүзләренчә, госпитализацияләүнең кимүе авырган яки вакцина алган кешеләрнең чирләвенә бәйле — иммунитет авыруның авыр формасын булдырмый.

 (Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның омикрон-штаммы таралган илләрдә госпитализацияләү саны «дельта»га караганда ике тапкырга диярлек кимегән. Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков URA.RU белән әңгәмә вакытында сөйләде.

«Британия, Дания һәм Америка галимнәренең соңгы мәгълүматлары буенча, „омикрон“ госпитализацияләү куркынычын киметкән. „Дельта" га караганда 1,6 дан 1,8 гә кадәр кимрәк», — дип билгеләп үтте Крючков.

Аның сүзләренә караганда, госпитализацияләүнең кимүе авырган яки вакцина алган кешеләрнең чирләвенә бәйле — иммунитет авыруның авыр формасын булдырмый.

Крючков шулай ук вазгыять үзгәрергә дә мөмкин, чөнки хәзер яшьләр ешрак чирли, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100