news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан вакцинаны сайлап алу мөмкинлеге булачак

Вице-премьер Татьяна Голикова россиялеләр вакцинаны 2021 елның беренче кварталында ук сайлый алачак, дип фаразлады.

Россиядә коронавирустан вакцинаны сайлап алу мөмкинлеге булачак
pixabay.com

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Россия халкы 2021 елның беренче кварталында ук коронавирустан кайсы вакцинаны ясатачагын сайлый алачак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Голикова сүзләренчә, хәзер үк ике вакцинаның берсен сайлап алырга була — икенче вакцина гражданнар әйләнешенә чыккан инде. Һәр яңа вакцина барлыкка килү белән, россиялеләрнең сайлау мөмкинлеге булачак.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ике Россия вакцинасы теркәлде: «Спутник V» һәм «ЭпиВакКорона». Ике препаратны да төбәкләргә җибәрү башланды.

Тагын бер вакцина сынау этабында. Аны Чумаков исемендәге иммунобиологик препаратларны тикшерү һәм эшкәртүнең Федераль фәнни үзәге эшли.

Свердловск өлкәсе «Медсинтез» заводыннан «Урал» препаратын сынау өчен тагын бер елга якын вакыт кирәк булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100