Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коронавирусның иң беренче симптомнарын ачыкладылар
Күңел болгану еш кына респиратор симптомнарга кадәр барлыкка килә, диде табиблар.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). АКШтагы Майо клиникасы табиблары коронавирусның респиратор авырулары симпомнарына кадәр булган билгеләре турында сөйләделәр. Бу хакта Daily Express хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
«COVID-19 аркасында ашказаны-эчәк симптомнары, шул исәптән аппетит югалу, күңел болгану, косу һәм диарея булырга мөмкин», — диелә белгечләр хәбәрендә.
Табиблар әйтүенчә, бу инфекциянең иң киң таралган билгеләре түгел һәм алар бер генә көн дәвам итә ала. Диарея һәм күңел болгану еш кына респиратор симптомнарга кадәр барлыкка килә, диде табиблар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз