news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар коронавирусның «омикрон» штаммы симптомнарын атады

Яңа штаммның төп симптомнары булып арыганлык һәм йөрәк тибешенең ешаюы тора.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Омикрон» исеме алган коронавирусның яңа штаммының төп симптомнары булып арыганлык һәм йөрәк тибешенең ешаюы тора. Бу хакта Вакцинация һәм иммунизация буенча бәйсез уртак комитет әгъзасы Адам Финн белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Белгеч сүзләренә караганда, Көньяк Африка Республикасы мәгълүматлары яңа штаммнарның «аеруча куркыныч» булмавын раслый. Шул ук вакытта «омикрон»га, «Дельта» штаммы кебек үк, ис һәм тәм югалту хас түгел.

«Интерфакс» хәбәр итүенчә, әлеге штамм аз өйрәнелгән булганга, аңа гына хас симптомнарны әйтү кыен. 

Элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Африканың көньягында табылган коронавирус штаммы «борчу уята торган» дип квалификацияләгән иде. Белгечләр вирусның яңа варианты җитди мутацияләнеп кенә калмыйча, кешегә дельта штаммына караганда җиңелрәк йога, дип фаразлый.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында шулай ук «омикрон» штаммы таралуның бик югары куркынычы булуы турында кисәттеләр.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100