news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прививка ясатучылар арасында «омикрон» штаммын йоктыру куркынычы турында кисәттеләр

Бүгенге вакциналар ковидның авыр нәтиҗәләреннән һәм үлемнән күпмедер дәрәҗәдә саклый.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»).  Коронавирусның «омикрон» яңа штаммын йоктыру очраклары тулысынча вакцинация узган кешеләр арасында да күзәтелергә мөмкин.

«Яңа штаммны йоктыру очраклары вакцинацияләнгән кешеләр арасында да теркәлергә мөмкин, әмма вакцинаның нәтиҗәлелегенә бәйле рәвештә андый очраклар күп булмаска тиеш», — дип хәбәр итә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының документына сылтама белән РИА Новости.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы илләрне вакцинацияләү процессын тизләтергә өндәде. Шулай ук һәм «омикрон» штаммы килеп чыгуга карамастан, бүгенге вакциналар ковидның авыр нәтиҗәләреннән һәм үлемнән күпмедер дәрәҗәдә саклый алуын әйттеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100