news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковид белән авырган кешеләр «омикрон» штаммын йоктырырга мөмкин

Күпсанлы мутацияле вирус иммунитеты түбән кешедә барлыкка килергә мөмкин дип уйлый галимнәр.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрнең ковидның «омикрон» штаммын йоктыру куркынычы зур.

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы төгәлрәк мәгълүмат якын арада билгеле блулачагын әйтте. Гамәлдәге тестлар бу штаммы ачыкларга сәләтле. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек оешмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк оешма вирусның борчу тудыра торган яңа Көнья Африка төрен таныды. Күпсанлы мутацияле вирус иммунитеты түбән, шул исәптә ВИЧ-инфекцияле кешедә барлыкка килергә мөмкин дип уйлый галимнәр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100