news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирусның «омикрон» штаммы барлыкка килү версиясе билгеле булды

Евросоюз, Израиль Африка дәүләтләреннән килүчеләр өчен сәфәрләрне чикләде.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенең беренче тапкыр Көньяк Африка Республикасында ачыкланган яңа төре ВИЧлы кеше организмында барлыкка килергә мөмкин.

«Андый авырулы кешеләрдә яңа вариантлар ешрак барлыкка килә», — диде Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, В.А. Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институтының тукымалар пролиферациясе лабораториясе мөдире Петр Чумаков ura.ru порталына.

Аның сүзләренчә, иммунитеты түбән, шул исәптә ВИЧ-инфекцияле кешеләр вирус мутацияләнергә мөмкин булган «резервуар» булып тора. Аннары андый чирне йоктырган кеше башкаларга аның үзгәргән вариантын йоктыра.

Бөтендөнь сәламәтлек оешмасы ашыгыч киңәшмәдә «омикрон» һәм B.1.1.529 штаммын борчу тудыра торган дип таныды. Евросоюз, Израиль Африка дәүләтләреннән килүчеләр өчен сәфәрләрне чикләде. 30 ноябрьдән Япония барлык дәүләтләрдән килүче чит ил кешеләре өчен чикләрне яба.


news_right_1
news_right_2
news_bot