news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 183 очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән барлыгы 30,4 меңнән артык татарстанлы авырган, аларның 25 меңе терелде.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда 183 кеше коронавирус йоктырган. Республиканың ике кешесе авыруны Татарстаннан читтә йоктырган, калганнары аралашу юлы белән эләктергән. 

«59 кеше хастаханәгә салынган, 124 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Казанда 83 кеше авырый, Чаллыда — 27, Түбән Кама һәм Спас районнарында сигезәр кеше чир йоктырган. Әлмәттә — җиде, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарында алтышар, Алабугада биш очрак билгеле. Яшел Үзәндә дүрт, Аксубай, Нурлат һәм Питрәч районнарында өчәр кеше авыруы ачыкланган.

Актаныш, Бөгелмә, Лаеш, Саба һәм Чирмешән районнарында икешәр кеше зарарланганлыгы теркәлгән. Әлки, Апас, Арча, Буа, Биектау, Зәй, Минзәлә, Балык Бистәсе, Тукай һәм Чистай муниципалитетларында берәр очрак расланган.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән барлыгы 30,4 меңнән артык татарстанлы авырган, аларның 25 меңе терелде.

Исегезгә төшерәбез, иртәгедән Covid-19 коронавирусының Татарстанда һәм бөтен илдә таралуына юл куймас өчен, эшләми торган көннәр режимы башлана. 20 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot