news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер миллион ярым кеше ковидка каршы вакцина ясаткан

«Без барыбыз да вакцинация узарга һәм, барыннан да элек, үзебез һәм якыннарыбыз турында уйларга тиеш. Сәламәтлек — ул бик мөһим!» — диде Юлия Сабирова.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы республиканың бер миллион биш йөзенче кеше прививка ясаткан. Ул — Казанда яшәүче 26 яшьлек Юлия Сабирова.

Кыз прививканы кичә, аның сүзләренчә, йорты янында урнашкан «Мега»да вакциналаштыру пунктында ясаган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Юлиянең әнисе, әбисе һәм бабасы коронавирус инфекциясен кичергән, бабасы әле дә хастаханәдә, әмма төзәлүгә бара. Юля үз сәламәтлеге турында кайгыртып, привика ясатырга карар иткән.

«Минемчә, һәркемнең сайлау мөмкинлеге булырга тиеш, ләкин без барыбыз да вакцинация узарга һәм, барыннан да элек, үзебез һәм якыннарыбыз турында уйларга тиеш. Сәламәтлек — ул бик мөһим!» — диде Юлия Сабирова.

29 октябрь иртәсендә Татарстанда барлыгы 1 526 214 кеше вакциналаштырылган, шуларның 1 024 658е икенче прививка алган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot