news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мобиль поликлиникасы Алексеевск районында яшәүчеләрне кабул итә

Программа «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Казан мобиль поликлиникасы Алексеевск районында яшәүчеләрне кабул итә
«Заря»

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Республика клиник хастаханәсенең мобиль поликлиникасы Алексеевск районына килде. Күчмә комплекста Биләрдә яшәүчеләрне кардиолог, гинеколог, офтальмолог, эндокринолог, невролог һәм хирург кабул итә. Бу хакта «Заря» газетасы яза.

Программа «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектлары ярдәмендә тормышка ашырыла.

Поликлиникада Алексеевск үзәк район хастаханәсе баш табибы Илдар Вилданов һәм Республика клиник хастаханәсе табибы Илфак Ярмиев озатуында район башлыгы Сергей Демидов та булды. Поликлиникада махсуслаштырылган җиһазлар —  флюорограф, УЗИ аппаратлары, офтальмология техникасы, материалларны анализлау өчен микроскоплар һәм гинекологик креслолар бар.

Табиблар көненә 70 кешене кабул итә. Мобиль поликлиникаларның төп максаты — авыл халкын профилактик караулар белән тулысынча тәэмин итү.

Сергей Демидов табибларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген табиблар — безнең заман геройлары. Сез һәрвакыт кирәк урында. Авыр, әмма тормыш өчен кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт», — дип мөрәҗәгать итте медикларга муниципалитет башлыгы.

Атна ахырында Республика клиник хастаханәсенең мобиль поликлиникасы Сахаровка авылына күчәчәк. Аннары Юеш Көрнәле һәм Зур Тигәнәле авылларында кабул итү оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100