news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр коронавирус йоктыручылар саны өч атнадан кими башлар дип өметләнә

Кешелек дөньясы беренче тапкыр коронавирус белән бергә ОРВИ эпидемия сезонына керде, бу шартларда инфекциянең үзен ничек «тотачагы» әлегә билгеле түгел.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны өч атнадан соң кими башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, профессор Владимир Чулановка сылтама белән хәбәр итә.

«Без икенче күтәрелеш озак дәвам итмәс дип өметләнәбез. Әйе, ул беренчесенә караганда озаккарак сузылачак, чөнки аның масштаблары киңрәк. Әмма ул ике-өч атнадан да озаграк дәвам итмәскә тиеш. Өч атнага сузылыр, мөгаен», — дип аңлатты ул.

Өченче дулкынның булу ихтималын шәрехләп, Чуланов кешелек дөньясының беренче тапкыр коронавирус белән бергә ОРВИ эпидемия сезонына керүен искәртте. Бу шартларда инфекциянең үзен ничек «тотачагы» әлегә билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot