news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясен 57 кеше йоктырган, 28 кеше сәламәтләнгән

Вакцинациядә 1 081 724 татарстанлы катнашкан, 947 523 кеше тулы вакцинация курсын үткән.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә 57 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган, 28 кеше авырып терелгән. Вирусны биш кеше республикадан читтә йоктырган, 52 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

57 очракның 29ы Казанда теркәлгән, бишесе Чистай, Лаеш районнарында, дүртесе Чаллыда. Нурлат районында өч кеше авыру йоктырган, икешәр кеше Яңа Чишмә, Тукай, Спас районнарында. Апас, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән һәм Кукмарада берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада 26 999 кешедә коронавирус ачыкланган, шуның 23 191е терелгән. Узган тәүлек эчендә 28 кешенең тест нәтиҗәләре тискәре булган.

Вакцинациядә 1 081 724 татарстанлы катнашкан, 947 523 кеше тулы вакцинация курсын үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100